Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.04.2019, 11:02

16 апрельдә Казанда «Кунакчыллык йолдызлары» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләячәкләр

Җиңүчеләрне иртәгә Казан Ратушасында бүләкләячәкләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель, Ксения Швецова). Казанда «Кунакчыллык йолдызлары» дип аталган туристик, ресторан һәм кунакханә индустриясе предприятиеләре хезмәткәрләре арасындагы һөнәри осталык буенча муниципаль конкурс тәмамланды. Җиңүчеләрне иртәгә Казан Ратушасында бүләкләячәкләр. Финалга чыгучылар конкурсның Бөтенроссия этабында Казан данын яклаячак, дип сөйләде бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова.

Бу елда конкурс WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты эгидасы астында ике мәйданчыкта үткәрелде: 12-нче һәм 13-нче март көннәрендә «Ногай» кунакханә комплексында, ә 14-нче мартта Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә «Иң яхшы официант», «Иң яхшы пешекче», «Иң яхшы шеф-пешекче», җыештыручы, ресторан менеджеры номинацияләре буенча конкурсның гамәли өлеше үтте.

Конкурсның гамәли өлеше вакытындагы 3 көн эчендә 25 ризык әзерләнгән, төрле ысуллар белән 270 салфетка урнаштырылган, 18 өстәл әзерләнгән, 9 яңа авторлык коктейльләре тәкъдим ителгән. «Конкурс – теге яки бу хезмәткәр шәһәрнең кунакчыллык индустриясендә иң яхшысы булуын исбатлау өчен уникаль мөмкинлек. Бүген һөнәри осталык ярышы катнашучылар өчен федераль дәрәҗәгә менгән вакытта төбәк платформасы булып тора», – дип билгеләп үтте Д.Санникова һәм узган ел конкурста «Иң яхшы җыештыручы» номинациясендә җиңүче Ирина Гришина Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында катнашу хокукын алды, аның нәтиҗәләре буенча «2018 елның Россиядәге иң яхшы җыештыручы» мактаулы исеменә лаек булды, дип искәртте. Быел өч номинациядә җиңүчеләр шулай ук Бөтенроссия конкурсында үз осталыкларын күрсәтү мөмкинлегенә ия булачак.

Конкурс җиңүчеләрен төрледән-төрле бүләкләр көтә – шәһәрнең иң яхшы рестораннарының берсендә кичке аш, SPA хезмәте күрсәтелә торган кунакханәдә яшәү, квалификация күтәрү курсларына сертификат, ә 1-нче урын өчен акчалата бүләк каралган. Җиңүчеләрнең фоторәсемнәрен сәүдә үзәкләре һәм метроларның медиафасадларына һәм экраннарына урнаштырачаклар.

«Мондый конкурс үткәрелүе бик мөһим, бигрәк тә аның федераль дәрәҗәдә булуы яхшы, димәк, безнең йолдызларыбыз үз көчләрен ил күләмендә сынап карый алачак. Алар Казан һәм Татарстан данын лаеклы якларлар дип ышанабыз», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, «Кунакчыллык йолдызлары» конкурсы быел Казанда дүртенче ел рәттән узды. Анда 9 номинация буенча якынча 130 кеше катнашты. Жюри игътибарына шәһәрнең иң яхшы кунакханәләре, рестораннары, туристик компанияләренең 39 вәкиле, шулай ук профильле югары уку йортлары белгечләре керде.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 15.04.2019
Видеорепортаж
15.04.2019 11:51
16 апрельдә Казанда «Кунакчыллык йолдызлары» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләячәкләр
Барлык яңалыклар