Юл хезмәтләре халыктан машиналарын юл читендә калдырмауларын сорый.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU 15-нче ноябрь). 16-нчы ноябрьгә каршы төндә Казан урамнарын кардан чистартуда 33 юл эшчесе һәм 157 махсус техника, шул исәптән 63 катнаш юл машинасы, 60 трактор щеткасы, 8 үзбушаткыч, 23 фронталь төягеч, 3 «Барсик» минитөягече һәм башка техника эшләячәк.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып, сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдерлар эше башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрне машиналар йөрү өлеше буенда калдырмауларын сорый, чөнки алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Исегезгә төшерәбез, 1-нче ноябрьдән 560 берәмлек техника тулы әзерлектә, шул исәптән юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 125 катнаш юл машинасы һәм 600 юл эшчесе. Узган атнада күпләп кар яуган көннәрдә кар чистартуга көн саен уртача 245 махсус техника берәмлеге чыкты.