В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). 15-нче октябрьдә Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларда вакытлыча су бирүне туктатып торачаклар. Бу суүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле.
9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак: Әхтәмов ур., 1, 6, 14, 16, Габдулла Тукай ур., 89, 91, Шиһабетдин Мәрҗани ур., 44, 48, 52.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан су запасы җыеп куюларын сорый. Су тутырылган автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак.