В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу җылылык йөртү җайланмаларында су агу урыннарын ачыклау эшләре белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь). 15-нче ноябрь көнне Казанда җылылык чыганаклары таралу урыннарын ачыклау буенча эшләр башкарылачак. Бу максатлар өчен магистраль җылылык үткәргечләрнең су челтәренә Казанның «ТЭЦ-1» станциясеннән яшел төстәге буягыч «Уранин-А» салыначак.
Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарында яшәүчеләрдән яшел су ачыкланган очракта, шул исәптән кайнар су белән тәэмин итү краннарыннан, предприятиенең диспетчерлык хезмәтенә түбәндәге телефон аша хәбәр итүне сорыйлар: +7(843)291-87-95 (күпканаллы).
«Уранин-А» буягычы җылылык белән тәэмин итү системаларында куллануга кертелгән һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булган индикатор сыйфатында рөхсәт ителгән, дип билгеләп үтәләр Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.