Төнлә һава температурасы минус 13 градуска кадәр төшәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче ноябрь). Иртәгә, 15 ноябрьдә, синоптиклар казалыларга явым-төшемсез болытлы һава, көньяк-көнбатыштан салмак җил фаразлыйлар. Төнлә һава температурасы минус 8-10 градус тәшкил итәчәк, урыны белән 13 градуска кадәр төшәчәк, көндез минус 1-3 градус булачак.
Татарстан буенча шулай ук явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава, көньяк-көнбатыштан салмак җил фаразлана. Төнлә һава температурасы минус 7-12 градус тәшкил итәчәк, көндез – 0 минус 5 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.