В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез һава температурасы -2 дән -4 градуска кадәр булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче ноябрь). Иртәгә татарстанлыларны төньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил һәм кыска вакытлы буран көтә. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә Казанда болытлы булачак. Төнлә һәм иртән бераз кар яву ихтималы бар, урыны белән кыска вакытлы буран һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил. Төнге температура 4–6 градус салкын тәшкил итәчәк. Көндез явым-төшем көтелми, термометр баганалары -2–4 градуска кадәр күтәреләчәк. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Чәршәмбе, 16 нчы ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Төнлә -5–10 градуска кадәр суыта, көндез синоптиклар -2–7 градус вәгъдә итә.
17 нче ноябрь, пәнҗешәмбе көнне дә, Татарстанда аязучан болытлы булачак. Төнлә явым-төшем көтелми, һава температурасы -5–10 градус булачак. Көндез бераз кар явачак, -1–6 градуска кадәр җылытачак. Юлларда бозлавык саклана.