Тәүлек эчендә республикада 10 кеше савыкты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче май). Татарстанда COVID-19 авыруының 35 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлылар. 23 кеше хастаханәгә озатылган, 12 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 15 кеше Казанда яши, 11 кеше – Яр Чаллыда, икешәр кеше – Минзәлә, Сарман, Тукай районнарында, берәр кеше – Яшел Үзән, Түбән Кама, Спас районнарында.
4-нче майга Татарстанда 20 мең 602 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 17 мең 619 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 10-сы – узган тәүлектә.
Республикада коронавирустан 257 мең 573 кеше прививка ясаткан, шуларның 167 мең 471-е икенче доза вакцина алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә коронавирус белән авыруның 7770 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 4 млн 839 мең 514 кеше авырган, 4 млн 457 мең 44 кеше сәламәтләнгән, 111 мең 535 кеше үлгән.