В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан су запасы җыеп куюларын сорый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). 15-нче майда Яңа Савин районының кайбер йортларында тәүлек буе су булмаячак. Бу суүткәргеч челтәрләрендә ремонт эшләре башкару белән бәйле.
15-нче майның 9.00 сәгатеннән 16-нчы майның 9.00 сәгатенә кадәр түбәндәге адреслар буенча су бетә: Волгоград ур., 22, 22а, 24, 26 (91-нче мәктәп), 28, 30/53, Воровский ур., 1-нче йорттан 15а номерлы йортка кадәр һәм 67, 67, 83-нче йортларда, Воровский поселогы ур., Восстание ур., 2/81 йорттан 26-нчы йортка кадәрге җөп санлы йортларда, 1/79 номерлы йорттан 29-нчы йортка кадәрге так санлы йортларда, Гагарин урамындагы 2-нче номерлы йорттан алып 22/91 номерлы йортка кадәрге җөп санлы йортларда һәм 51-нче номерлы йорттан 81/123 номерлы йортка кадәрге так санлы йортларда, Ибраһимов проспекты, 1-нче номерлы йорттан алып 43-нче номерлы йортка кадәр так санлы йортларды, Коллектив урамы буенча, Короленко урамындагы 32-нче номерлы йорттан алып 58а номерлы йортка кадәрге җөп санлы йортларда һәм 53/30 номерлы йорттан алып 113-нче номерлы йортка кадәрге так санлы йортларда, шулай ук Октябрь урамындагы йортларда.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан су запасы җыеп куюларын сорый, су тутырылган автоцистерналар халыктан килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак.