В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Депутатлар 13 сорау буенча фикер алышырга планлаштыра.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). 15-нче майда Башкарма комитетның утырышлар залында өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXXIX сессиясе узачак. Утырыш 10.00 сәгатькә башлана.
Депутатлар 13 сорау буенча фикер алышырга планлаштыра:
Казан шәһәр Думасы Регламентына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2019 елгы бюджетының үтәлеше турында;
Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
2017-2019 елларга Казан шәһәренең муниципаль милкен хосусыйлаштыруның Фараз планын (программасын) үтәү турында хисап;
Казан шәһәрендә муниципаль финанс контроле турындагы Нигезләмә хакында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча ачык тыңлаулар билгеләү турында;
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре җиреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының Казан шәһәре Башкарма комитетының структур бүлекчәләре турындагы аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының «Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан Халык депутатлары советының, Казан шәһәр Думасының, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге вәкаләтле органының аерым карарлары турында;
Территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең чикләрен билгеләү турында;
Төрлеләр.