В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якындагы тәүлеккә явым-төшемнәр фаразланмый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июнь). 15-нче июньдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми. Төнлә урыны белән томан булуы мөмкин. Җил төньяк-көнчыгыш уртача тизлектә.
Бүген төнлә һава температурасы 6-8 градус җылы, көндез +20...+22 градус булачак.
Гомумән алганда, республика буенча шулай ук болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, төнлә һәм иртән урыны белән томан булачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +3...+8 градус, көндез +19...+24 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.