В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар буран, кар көртләре, көчле җил һәм күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарлануны фаразлый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче февраль). 15 февральдә көннең икенче яртысында һәм 16 февраль иртәсендә синоптиклар фаразлары буенча Татарстанда һәм Казанда һава шартлары кискен начараячак: көчле кар, буран, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарая, көньяк-көнбатыштан көчле җил, көчәйгәндә -15-18 м/с кадәр тизлектә, юлларда кар көртләре һәм бозлавык.
15-нче февральдә Казанда бераз кар көтелә, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Һава температурасы 10-12 градус салкын, көндез 4-6 градус салкын булачак. Тулаем алганда, республика буенча төнге сәгатьләрдә һава температурасы 7-12 градуска кадәр салкын булачак, аязганда – минус 15 градуска кадәр, көндез - минус 3-8 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Начар һава шартлары 15 февраль 14.00 сәгатьтән 16 февраль 6.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакытта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе биналардан чыгуны чикләргә һәм биналарда булу мөмкинлеген карарга тәкъдим итә. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк. Машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә йөрүдән һәм кинәт туктап калудан тыелырга, ә җәяүлеләргә - билгеләнгән күчеш урынында гына урамны узарга, транспорт алдыннан трассаны узмаска киңәш ителә, чөнки автомобильнең тормоз юлы шактый арта.