В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан командаларының үз кырында уза торган матчлары вакытында трибуналар гомуми сыйдырышлылыкның 25%-ына кадәр тулырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). 15-нче августта Казан «Рубин»ы үз кырында Екатеринбургның «Урал» командасы белән очрашачак. Россия премьер-лигасының чираттагы матчы «Ак Барс Арена» стадионында узачак.
«Рубин» чемпионатта уеннарын Мәскәү «Локомотив»ына җиңелү белән башлап җибәрде. Казанда узган матч 0:2 исәбе белән тәмамланган иде. Хәер, «Урал» өчен дә сезонның беренче уены җиңүдән башланмады.
15-нче августта командалар арасындагы матч «Ак Барс Арена»да 15.30 сәгатьтә башлана.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер Татарстан командаларының үз кырында үткән матчларын уздырганда трибуналар гомуми сыйдырышлылыкның 25%-ына кадәр тулырга мөмкин, дип хәбәр итә «Рубин» матбугат хезмәте. Элегрәк тамашачылар саны стадионда каралган барлык урыннарның 10%-ыннан артмаска тиеш иде. Матчлар уздыру өчен төп таләп булып социаль дистанцияне һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең башка таләпләрен үтәү кала.