В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Пасха гыйбадәтләре үткәрелгән төндә Челюскин урамында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Совет районы юнәлешендә Дәрвишләр торак массивына кадәр;
Совет мәйданы аша Азино-1 торак массивына кадәр;
«10 нчы микрорайон» тукталышына кадәр;
Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарына;
Киров районына.
Исегезгә төшерәбез, 15 нче апрельдә Казанның барлык гыйбадәтханәләрендә һәм монастырьларында Пасха бәйрәменә багышланган төнге гыйбадәтләр узачак. Казан Мәрьям Ана иконасы соборында гыйбадәт 23:00 сәгатьтә башлана.
Изге Иоанн Кронштадтский гыйбадәтханәсе янында Пасха гыйбадәтләре һәм тәре йөреше 15 нче апрельдән 16 нчы апрельгә каршы төндә узачак. Шуңа бәйле рәвештә төн уртасыннан 16 нчы апрельнең 00:20 сәгатенә кадәр Челюскин урамының Социалистик урамыннан Побежимов урамына кадәрге участогы транспорт хәрәкәте һәм парковкасы өчен ябылачак.