В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Транспорт чаралары кичә 544 тапкыр тикшерелгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь). Кичә, 1-нче декабрь көнне, Казанның җәмәгать транспортында пассажирларның COVID-19га каршы вакцинация ясатуларын һәм коронавирус белән авырганлыкларын раслаучы QR-кодлары булуга 544 тикшерү уздырылган. Тикшерүчеләр QR-кодлары булмаган 85 кешене ачыклаган, шул сәбәпле тагын 63 пассажир транспортка кертелмәгән.
Автобусларда QR-коды булмаган 49 пассажир ачыкланган, транспортка 48 кеше кертелмәгән. Троллейбуслар, трамвайлар һәм метро белән QR-кодсыз 36 кеше файдаланырга теләгән, 15 кеше электр транспортына кертелмәгән.
Шулай итеп, җәмәгать транспортыннан 148 казанлы файдалана алмаган – бу чәршәмбе көнне шәһәрдәге гомуми пассажир агымының 0,03%-ы, дип хәбәр иттеләр Транспорт буенча комитетта.