Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.07.2022, 10:02

Казанда эпидемия сезоны башланганнан бирле талпан кадалуның 1461 очрагы теркәлгән

Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бер ярым тапкырга күбрәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы июль). Эпидемия сезоны башланганнан бирле Татарстанның медицина оешмаларына талпан кадалу очраклары белән 7069 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 1461 е – Казанда яшәүчеләр. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,5 тапкыр күбрәк һәм уртача еллык күрсәткечтән 1,3 тапкыр артыграк.

Талпан энцефалиты буенча республиканың 30 административ территориясе, шул исәптән Казан да эндемик булып тора. Бу территорияләрдә талпан кадалу очракларының 92,1% ы булган.

Республикада эпидемия сезоны башыннан 1677 талпан тикшерелгән: иксодлы талпан боррелиозы кузгатучы 563 ендә бүленгән (гомуми санның 7,9% ы), талпан вируслы энцефалит кузгатучы бер талпанда табылган.

Татарстанда талпанга каршы 1821,6 га мәйдан эшкәртелгән, шул исәптән җәйге сәламәтләндерү оешмалары территорияләре – 612,9 га, дип хәбәр итә Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Быел талпан энцефалитыннан республиканың 3350 кешесе, шул исәптән 449 бала прививка ясаткан.

Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе балаларны талпаннар кадалудан сакларга ярдәм итәчәк кагыйдәләрне искә төшерә.

Паркларда һәм скверларда йөргәндә юлның уртасыннан барырга, тирә-якта үсүче үлән һәм куакларга тимәскә тырышырга кирәк.

Әгәр сабый әле мөстәкыйль йөри алмый икән, аны кулга алырга яки коляскада йөртергә кирәк.

Җәяү йөргән вакытта коляска сукмак кырыйларындагы үлән һәм куакларга тиеп уза икән, аның түбән детальләрен акарицид аэрозоль чарасы белән эшкәртергә кирәк.

Балалар киемен талпаннардан, 30-60 секунд дәвамында аэрозоль чара кулланып, бары тик өлкәннәр генә эшкәртергә тиеш.

Талпан тешләгән очракта мөмкин кадәр тизрәк медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шуннан соң, энцефалитны профилактикалау кирәкме-юкмы икәнлеген билгеләү өчен, аны лаборатор тикшеренүгә алып бар.

Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаса, талпаннарны мөстәкыйль рәвештә алырга кирәк. Тешләгән урынны теләсә нинди чара (спирт яки йод) белән дезинфекцияләү, шуннан соң кулларны сабынлап яхшылап юу зарур. Чыгарылган талпанны герметик рәвештә ябыла торган савытка салып, ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә (Сеченов ур., 13а) китерергә кирәк.

Барлык яңалыклар