“Россия чаңгы эзе-2018” ярышларында катнашу өчен 14500 кеше теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль). Казанда 10 февральдә үтәчәк “Россия чаңгы эзе-2018” Бөтенроссия массалы ярышларда катнашу өчен 14500 кеше теркәлгән.
Быел ярышлар шәһәрнең өч мәйданчыгында узачак: Совет, Идел буе һәм Вахитов районнары өчен Горки-Әмәт урманында, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары өчен Казансу елгасы тугаенда (Гаврилов ур.).
Төп старт Юдино бистәсенең “Локомотив” стадионында биреләчәк, биредә Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр һәм республика һәм шәһәр хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының чаңгыда йөгерү буенча “Хезмәт һәм оборонага әзер” (ГТО) нормативларын тапшырырга теләгән кешеләр ярышачак. Нәкъ менә ГТО Казанда узачак быелгы ярышларның үзенчәлеге булып тора. 1400 кеше үз яшь категориясе буенча әлеге нормативны бирергә теләк белдергән. Спортчыларны күзәтергә килүчеләр өчен мәдәни программа әзерләнә, дип хәбәр итә оештыручылар.
Искәртергә кирәк, ярышларда канташу өчен Үзәк стадионның матбугат үзәгендә теркәлергә һәм старт комплекты алырга кирәк. Үзәкнең эш сәгатьләре – 9 февральгә кадәр 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (Ташаяк ур., 2а, тел.(843)590-91-62).