Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.03.2019, 09:13

Прагадагы Халыкара турнирдан Казан спортчылары 14 алтын медаль алып кайтты

Czech Aerobic Open 2019 турнирында бөтен дөньядан спортчылар, шул исәптән Казанның җиде гимнасты катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март). Казан спортчылары Прагада узган аэробика буенча FIG (Federation international of gymnastics) халыкара ярышларыннан 14 алтын медаль алып кайтты.

Czech Aerobic Open 2019 турнирында бөтен дөньядан спортчылар, шул исәптән Казанның җиде гимнасты катнашты: Рамина Хөсәенова, Талия Мәрданова, Карина Ламзина, Полина Иванова, Рамина Гарипова, Раилә Шәрәфетдинова һәм Эмилия Лияскина. Җыелма команданы Казан шәһәренең спорт аэробикасы Федерациясе Президенты Ләйлә Псардия җитәкләде.

9-11 яшьлекләр категориясендә 14 алтын медаль яулап, казанлылар гомуми медаль зачетында Россия җыелма командасының җиңүенә үз өлешләрен керттеләр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ярышларда Казан гимнастлары белән беррәттән Россиянең төрле төбәкләреннән командалар да чыгыш ясады. Икенче урында – Украина, өченчедә – Чехия республикасы командасы, дип хәбәр итә «Сәламәтлек, спорт һәм мәдәният үзәге» иҗтимагый берләшмәсе.

Барлык яңалыклар

Прагадагы Халыкара турнирдан Казан спортчылары 14 алтын медаль алып кайтты

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март). Казан спортчылары Прагада узган аэробика буенча FIG (Federation international of gymnastics) халыкара ярышларыннан 14 алтын медаль алып кайтты. </p> <p> Czech Aerobic Open 2019 турнирында бөтен дөньядан спортчылар, шул исәптән Казанның җиде гимнасты катнашты: Рамина Хөсәенова, Талия Мәрданова, Карина Ламзина, Полина Иванова, Рамина Гарипова, Раилә Шәрәфетдинова һәм Эмилия Лияскина. Җыелма команданы Казан шәһәренең спорт аэробикасы Федерациясе Президенты Ләйлә Псардия җитәкләде. </p> <p> 9-11 яшьлекләр категориясендә 14 алтын медаль яулап, казанлылар гомуми медаль зачетында Россия җыелма командасының җиңүенә үз өлешләрен керттеләр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ярышларда Казан гимнастлары белән беррәттән Россиянең төрле төбәкләреннән командалар да чыгыш ясады. Икенче урында – Украина, өченчедә – Чехия республикасы командасы, дип хәбәр итә «Сәламәтлек, спорт һәм мәдәният үзәге» иҗтимагый берләшмәсе. </p>