В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Концерт 14-нче октябрьдә Г.Тукай исемендәге филармония сәхнәсендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче октябрь). 14-нче октябрь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Солистлар триосы» концерты узачак. Музыкантлар Дюбуа, Брамс һәм Сен-Санс әсәрләрен башкарачак.
РФ Мәдәният министрлыгының «Бөтенроссия филармония сезоннары» программасы буенча үткәрелә торган концертта РФ атказанган артисты Екатерина Мечетина (фортепиано), РФ атказанган артисты Никита Борисоглебский (скрипка), Сергей Антонов (виолончель) катнашачак.
Концерт 18.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.