В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вознесение тракты төзелеше һәм Горький шоссесын реконструкцияләү график буенча бара.
Фото: Марат Мөгыйнов
Быел Казанда юл эшләрен башкаруга барлыгы 25 млрд сум каралган. Әлеге акчаларга шәһәрдәге юлларны ремонтлыйлар, юл-транспорт һәлакәтләре концентрацияләнгән урыннарны бетерәләр, светофорлар һәм яктырткычлар урнаштыралар, юлларны реконструкциялиләр һәм төзиләр.
Быел Казанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Әмирхан, Восход, Ершов, Четаев, Энергетиклар һәм Салмачы бистәсендәге Центральная урамнарының участокларын яңартачаклар . «Дүрт объектта эшләр башкарылган, калганнарында – зур әзерлек дәрәҗәсендә», – дип билгеләде И.Куляжев.
Урам-юл челтәрен ремонтлау программасы буенча асфальтны торгызу, квартал эчендәге юлларны яңарту һәм юл билгеләре кую эшләре алып барыла. Барлыгы 57 объект ремонтланган. Моннан тыш, бүгенге көндә белгечләр юл-транспорт һәлакәтләре концентрацияләнгән 40 урынны бетерә алган. «Бу – юлларда аварияләрне киметергә мөмкинлек бирә. Әйтик, 2017 елда 2050 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 2353 кеше зыян күргән, ә 2021 елда юл-транспорт һәлакәтләре саны 500 гә, ә зыян күрүчеләр саны 600 гә кимегән», - дип аңлатты Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Казанда тузган асфальт катламнарын торгызу программасы буенча 500 мең кв.м мәйданлы 14 урам ремонтланган, шул исәптән Копылов, Короленко, Гагарин, Васильченко, Иман, Нардуган, Товарищеская урамнары һәм башкалар. Ремонт өчен урамнар аларның торышыннан чыгып сайланган. Асфальтны алыштыру шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында алып барыла. Быел 450 йорт территориясендә 530 мең кв. м асфальт җәеләчәк. Исегезгә төшерәбез, программаны тормышка ашыруның ике елында Казанның 1 млн 400 мең кв. метрдан артык мәйданлы 890 ишегалды төзекләндерелгән иде. Шулай ук бакчачылык ширкәтләренә 2 км озынлыктагы 3 юл яңартылды.
Моннан тыш, Казанның 33 торак массивында 1,5 меңгә якын яктырткыч пәйда булачак. Бу эшләргә 43 млн сум акча бүленгән. Хәзер программа 99% ка үтәлгән, 8 объектта эшләр башкарасы калган. Барлыгы 112 урамда яңа яктырткычлар барлыкка киләчәк.
«Эре юл-транспорт проектларын гамәлгә ашыруга зур суммалар бүлеп бирелде. Вознесение тракты төзелеше, Горький шоссесын һәм Осиново урамын реконструкцияләү Казанда күп еллар дәвамында җыелган глобаль юл проблемаларын чишәчәк. Тиздән безнең күптәнге хыялларыбыз тормышка ашачак», – диде Игорь Куляжев.
12 км озынлыктагы Вознесение трактында төзү эшләре тулы көчкә бара, анда 5 җир асты һәм 2 җир өсте җәяүлеләр кичүе, 4 юл үткәргеч һәм Нокса елгасы аша күпер төзеләчәк. «Барлык участокларда да эшләр график буенча бара», – диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Музыкальная урамыннан М7 трассасына кадәр участоктагы Горький шоссесын реконструкцияләү дәвам итә. Горький шоссесының Барлык диннәр храмыннан М7 трассасына кадәр сузылачак өченче юл участогында төзелеш буенча проект-смета документлары әзерләнде һәм дәүләт экспертизасы үткәрелде, дип хәбәр итте И.Куляжев. Хәзер финанслауны раслау көтелә, шуннан соң эшләр башланачак. Исегезгә төшерәбез, 1,5 км озынлыктагы дублер юл 2021 елда Несмелов урамыннан Адмиралтия буасына кадәр беренче участокта төзелгән иде. Адмиралтия буасыннан алып Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә кадәр 5 км озынлыктагы икенче участокта юл төзү эшләре төгәлләнеп килә, дип хәбәр итте И.Куляжев.
Шулай ук Магистраль урамыннан Девятаев урамына кадәр Мехчылар урамы участогында Зур Казан боҗрасы төзелеше тәмамланды. 31 нче номерлы автобуслар элеккеге маршрут буенча йөри башлады инде.
Моннан тыш, И.Куляжев хәбәр иткәнчә, кичә эшчеләр Назарбаев урамыннан Түбән Кабан күле аша җәяүлеләр күперенә кадәр тротуар төзүне төгәлләделәр. Эшләр Назарбаев урамындагы күперне реконструкцияләү кысаларында алып барылды. План буенча ул 6 полосадан 8 полосага кадәр киңәйтеләчәк, ә күчәргә йөкләнеш 25 тоннага кадәр артачак.