Төнлә ТР башкаласында бераз кар явачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Бүген төнлә һава температурасы минус 5-7 градус тәшкил итәчәк. Көндез минус 3-5 градус булыр дип көтелә.
Татарстан буенча шулай ук төнлә бераз кар явачак, көндез явым-төшемсез. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Шимбәгә каршы төндә аязганда һава температурасы минус 12 градуска кадәр төшәчәк, көндез – минус 2-7 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.
15-нче ноябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез булачак. Төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка үзгәрүчән уртача тизлектә җил. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы минус 9-14 градус, көндез максималь температура минус 4-9 градусны тәшкил итәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.