В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чираттан тыш ял көне Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь). Июньдә казанлыларны кыскартылган эш атнасы көтә. Чираттан тыш ял 12-нче июньдә Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле булачак.
Быел бәйрәм ял көненә – шимбә көнгә туры килә, шуңа күрә эш көне дүшәмбегә, 14-нче июньгә күчерелә. Биш көнлек эш атнасында халык өч көн рәттән ял итәчәк – 12-нче июньнән 14-нче июньгә кадәр, ә 11-нче июнь көнне эш көне озынлыгы 1 сәгатькә кыскартылачакк, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.