Бу трансформатор кече станцияләрендә планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль). 14 февральдә Казанның кайбер йортларында ут булмаячак. Бу трансформатор кече станцияләрендә планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле.
“Сетевая компания” ААҖ эш графигы буенча, 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында К.Нәҗми ур., 1; 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Зинин ур. 1, 3, 5, 7. адреслары буенча ут булмаячак.
9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Отар бистәсендә Зоя Даутова, Калинин, Матюшино, Озерная, Правда, Идел буе, Центральная урамнарында ут бетеп торачак. 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Кукушкино бистәсенең Авангард, Авангард тыкрыгы, Аркылы Сормово, Сормово, Төмән, Төмән тыкрыгы урамнарында яшәүчеләр утсыз калачак.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының Самосырово бистәсендәге Мир, Мөхәммәдьяр, Овражная урамнарында ут сүнәчәк. Шул ук вакытта Константиновка бистәсендә Школьная ур., 1-44 адресы буенча һәм Колсәет бистәсендә Бәйге, Казансу, Конструктор тыкрыгы, Шагыйрь Каменев, Туполев, Чулпан урамнарында ут булмаячак.