Быел Гашыйклар көне җомга көненә – никахлашу өчен популяр көнгә туры килде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче февраль). 14-нче февраль көнне Казанда 48 пар үз никахларын Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә теркәделәр. Бу гадәти көннәргә караганда күбрәк.
Быел Гашыйклар көне җомга көненә – никахлашу өчен популяр көнгә туры килде. Бу елның иң романтик көннәрнең берсендә үзләрен никах җепләре белән бәйләргә теләүчеләр санына йогынты ясады. Әйтик, 7-нче февральдә – 34, 31-нче гыйнварда 21 пар үз мөнәсәбәтләрен законлаштырды.