В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сайлап алу турында Казаннан һәм Татарстан Республикасының Балтач районыннан барлыгы 50 ләп укучы катнашты.
Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче март). Кастинг нәтиҗәләре буенча өстәмә рәвештә 14 бала «Апуш» татар театр студиясенә сайлап алынды. Башка укучылар белән бергә алар «Чулпан» мәдәният үзәгендә бушлай шөгыльләнәчәкләр.
Өстәмә кастингта Казаннан һәм Татарстан Республикасының Балтач районыннан барлыгы 50 ләп укучы катнашты. Балалар вокал һәм бию осталыкларын күрсәттеләр, шулай ук шигырьләр укыдылар.
Жюрига К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәлахова, вокалист Гөлнара Шәйхетдинова, хореограф Миләүшә Гыйльметдинова һәм «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова керде.
Исегезгә төшерәбез, «Апуш» балалар татар театр студиясе шәһәр Мэриясе патронажы астында ачылды. Балалар белән танылган артистлар шөгыльләнә, алар балаларны сәхнә сөйләме, актерлык осталыгы һәм вокалга өйрәтәләр. Балалар педагоглар белән бергә татар телендә спектакльләр әзерлиләр, мастер-классларда катнашалар.
Күптән түгел «Апуш» студиясе үзенең бер яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Тәрбияләнүчеләр сәхнәдә бер ел эчендә тупланган күнекмәләрен күрсәттеләр. Музыкаль-театральләштерелгән тамашаны «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә 600 гә якын кеше тамаша кылды.