В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Шуртыгин урамындагы суүткәргечләрне тоташтыру белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче декабрь). 14 нче декабрьдә Казанның Совет районында су белән тәэмин итүне өлешчә туктату планлаштырыла. Бу Шуртыгин урамындагы суүткәргечләрне тоташтыру белән бәйле, дип хәбәр итә «Водоканал» МУП матбугат хезмәте.
14 нче декабрьдә 9:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак:
Аэропорт ур., 23;
Гастелло ур., 17, 19, 23, 25, 27, 29/20;
П.Лумумба ур., 32, 34, 36/2, 44;
Матросов ур., 4 нче номерлы йорттан кала барлык йортлар;
М.Раскова ур., барлык йортлар;
Цимлянск ур., барлык йортлар;
Шуртыгин ур., 2/36, 3, 4, 6, 8, 14/25, 16 20/29;
С.Юлаев ур., 3/6, 5, 7.
Су белән тутырылган автоцистерналар +7(843)231-62-60 телефоны буенча халыктан кабул ителгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак.