Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Өч көн дәвамында «2 нче ПАТП» МУП автобусларында шәһәр кешеләреннән котлаулар тапшырдылар
Ватанны саклаучылар көненә багышланган акция нәтиҗәсендә 137 мең пассажир бәйрәм кәефе алды
Казанда «Казан автобусында саклаучыны котла» беренче акциясе тәмамланды. Өч көн дәвамында «2 нче ПАТП» МУП йөз автобусының медиаэкраннары 2500 тапкырдан артык шәһәр халкы үз якыннарын шатландыру өчен җибәргән котлауларны тапшырды. Изге теләкләрне 137 меңләп пассажир күрде.

21—23 февраль көннәрендә узган акция Ватанны саклаучылар елындагы бәйрәм вакыйгаларының бер өлеше булды һәм шәһәр халкына яңа хисләр, елмаюлар һәм яхшы кәеф бүләк итте.

Оештыручылар катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерә, яңа проектлар өчен тәэсирләре һәм идеяләре белән уртаклашырга чакыра. Бәяләмәләрне һәм тәкъдимнәрне media@kazan-patp2.ru электрон почта адресы буенча җибәрергә мөмкин, дип хәбәр иттеләр «2 нче ПАТП» МУП матбугат хезмәтендә.

2025-02-27T12:19:20+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.