В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнге һәм көндезге сәгатьләрдә республика һәм аның башкаласы юлларында көчле бозлавык көтелә.
Фото: Марат Мугинов
Бүген төнлә һава температурасы минус 1-3 градус тәшкил итәчәк. Көндез нульдән минус 2 градуска кадәр салкын көтелә.
Татарстан буенча да бераз кар явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы минус 1-дән минус 6 градуска кадәр тирбәлә, көндез җомга көнне - нульдән минус 4 градуска кадәр булачак.
Шулай ук, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 12-нче ноябрьдә кичен, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда юлларда көчле бозлавык көтелә.