Якындагы тәүлекләрдә Татарстанда һәм аның башкаласында болытлы һава торышы саклана, төнлә яңгыр көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь). Якындагы тәүлекләрдә Татарстанда һәм аның башкаласында болытлы һава торышы саклана. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил.
Бүген төнлә яңгыр рәвешендә явым-төшем көтелә, республикада кар явуы ихтимал, төнлә һәм иртән Татарстанның аерым районнарында томан булачак.
13-нче ноябрьдә көндез республикада урыны белән явым-төшем булуы ихтимал, Казанда явым-төшемсез.
Төнлә һаваның минималь температурасы +3-тән минус 2 градуска кадәр, Казан буенча – 1-3 градуска кадәр җылылык булачак. Көндез чәршәмбе көнне Татарстан буенча һава температурасы 1-6 градус, республика башкаласында - 4-6 градус җылы булачак.
Төнлә һәм иртән республика юлларында урыны белән бозлавык булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.