Шәһәр мәчетләрендә иртә таңнан вәгазьләр һәм намазлар укылачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май). Иртәгә, 13-нче май көнне, мөселманнар Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Татарстанның һәм аның башкаласының барлык мәчетләрендә иртәдән үк вәгазьләр һәм гает намазлары укылачак. Казан мәчетләре аша узучы җәмәгать транспорты маршруты 4:30 сәгатьтә эшли башлаячак, дип хәбәр иттеләр Транспорт буенча комитетта.
Бүген мөселманнар өчен изге Рамазан ае тәмамлана, аның барышында дин тотучылар ураза тота. 13-нче майда Татарстан башкаласында Ураза гаетен уздыруның төп мәйданчыгы Галиев мәчете булачак. 5:30 сәгатьтә биредә Коръән аятьләре укылачак, аннары 6:00 сәгатьтә республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәм вәгазен башлаячак. 6:30 сәгатьтә гает намазы булачак.
Чара «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында турыдан-туры эфирда трансляцияләнәчәк. Мәчеттән Интернет-трансляцияне ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында, «Хузур ТВ» Youtube-каналында һәм «Хузур ТВ» телеканалында карарга мөмкин булачак.
Ураза гаетен «ТНВ-Татарстан» телеканалында 13-нче майда 10:00 сәгатьтә «ТНВ-Татарстан» телеканалында кабатлап күрсәтәчәкләр, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.