Барлык теләүчеләр кайнар линия телефоннары буенча сораулар бирә алалар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). 13-нче майда Татарстан Республикасында балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия эше оештырылачак. Барлык теләүчеләр дә телефон аша шалтыратып сораулар бирә алалар: 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.
Шәһәрлеләр авыр тормыш хәлендә булган балаларның, ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ялын оештыру мәсьәләләре буенча консультация ала алачак.
Шулай ук кайнар линия телефоннары буенча балигъ булмаганнар өчен балалар сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар алу тәртибе, ташламалы юлламалар, лагерьларда туклануны оештыру турында һ.б. мәгълүматларны ачыкларга мөмкин булачак, дип хәбәр иттеләр ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында. Әлеге ведомство белгечләреннән тыш, кайнар линия эшендә ТР Яшьләр министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казанның «Ял» шәһәр үзәге» вәкилләре дә катнашыр, дип көтелә.