В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һаваның уңай температуралары башлангач бозда колея һәм ерганаклар барлыкка килгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы март). 13 нче мартта Иске Аракчинодан Югары Осланга кадәр боз кичүе ябыла. Ул 12:00 сәгатьтә эшләми башлаячак.
Һаваның уңай температуралары башлангач бозда колея һәм ерганаклар барлыкка килгән, шуның белән бәйле кичүне япканнар. Җылы һава торышында бозда ерганаклар барлыкка килә, ул көпшәк була һәм кешенең авырлыгын чыдата алмый. Куркыныч зонасында – балыкчылар һәм балалар.
Исегезгә төшерәбез, боз кичүе узган елның 22 нче декабрендә эшли башлады, ул вакытта бозның калынлыгы 25-26 см тәшкил итте.
Бүгеннән Мамадыш районында Соколка – Яңа Закамский кичүе ябылган. 13 нче мартта 12:00 сәгатьтән Яшел Үзән – Нижние Вязовые кичүе эшен туктатачак.
«Хәзер инде кече елгаларның өске агымында боз ачылу процессы башланды, бигрәк тә Казансуда күп санлы ерганаклар күзәтелә. Шуңа күрә хәзер боз өстендә чаңгыда йөрү куркыныч, бигрәк тә Түбән Кабан күлендә һәм башка сулыкларда боз өстендәге сукмаклардан файдаланырга ярамый», – дип Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктовның сүзләрен китерә ведомствоның матбугат хезмәте. «Мәктәп каникуллары алдыннан әти-әниләргә балаларыгызны сулыкларга җибәрмәгез дип мөрәҗәгать итәсем килә. Боз хәзер бик куркыныч», - дип өстәде Ю.Венедиктов.