В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һава температурасы төнлә минус 11 градуска кадәр төшәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). Синоптиклар Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләрне һава шартларының начараюы турында кисәтә - 12 март кичендә, төнлә һәм көндез 13 мартта республика территориясендә юлларда көчле бозлавык, кич һәм төнлә урыны белән буран һәм көньяк-көнбатыштан исүче көчле җил (тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр) көтелә, Казанда - секундына 16 метрга кадәр.
Шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы, урыны белән бераз кар явачак. Төнлә урыны белән кар, юеш кар көтелә. Төнлә һава температурасы минус 6-8 градус тәшкил итәчәк, аязган вакытта - минус 11 градуска кадәр. Көндез Казанда температура минус 1градустан +1 градуска кадәр үзгәреп торачак.
Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава көтелә, төнлә һәм көндез урыны белән кар, юеш кар көтелә. Төнлә аерым районнарда буран булырга мөмкин, җил көньяк-көнбатыштан уртача, төнлә – көчле, көчәйгәндә 20 метрга кадәр. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы минус 3 градустан 8 градуска кадәр, аязганда – минус 12 градуска кадәр, көндез – минус 3 градустан +2 градуска кадәр. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.