Константиновка, Кече Клыки һәм Самосырово бистәләрендә тәүлектән артык су бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче декабрь). 13 декабрьдә Казанның Совет районында тәүлектән артык су булмаячак. Бу суүткәргечтә төзекләндерү эшләре белән бәйле.
13 декабрь 9.00 сәгатьтән 14 декабрь 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: А.Аббасов, Дуслык тыкрыгы, Качаклар, Ковыльная, А.Курынов, Мамадыш тракты, Мөхәммәдьяр, Р.Нәҗметдинов, Н.Рахлина, Туганлык, Умырзая урамнары.
Шул ук вакытта түбәндәге адреслар буенча су бетеп торачак: Хәйдәр Бигичев ур., 31, 33, 35; Җиңү проспекты, 194, 194а, 194б, 194/1, 194/2, 194/3; Җәүдәт Фәйзи ур., 4, 6 (“Мирас” спорткомплексы), 8 (175-нче мәктәп), 10, 10а, 12, 14, 14а, шулай ук Константиновка, Кече Клыки һәм Самосырово бистәләрендә.
Су тутырылган автоцистерналар кабул ителгән гаризалар буенча урнаштырылачак.
Су бетеп тору Родина урамындагы торак комплексны суүткәргечкә тоташтыру эшләре белән бәйле.
“Водоканал” МУП тудырылган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм кирәкле су запасларын алдан кайгыртырга киңәш итә.