В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
17 км озынлыктагы маршрут шәһәрнең тарихи өлешен һәм елга аръягы районын колачлый.
Фото: Денис Гордийко
Бүген Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казанның туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова билгеләп үткәнчә, велосипед мәдәнияте бәйрәме традицион рәвештә күп кенә катнашучыларны, шул исәптән сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны да, шәһәр турында яңалык белергә теләүчеләрне дә берләштерә.
Фестивальдә барлык теләүчеләр бушлай катнаша ала. Теркәлү kazan-velofest.ru сайтында 5 нче августта ачылачак, ул 13 нче августка кадәр дәвам итәчәк. Велофестта катнашучыларны җыю 1 нче Май мәйданында 20:00 сәгатьтә башлана, ә төнге велоузышка старт 22:00 сәгатьтә биреләчәк. Параллель рәвештә проектның фирма продукциясен уйнату белән күңел ачу программасы оештырылачак, фуд-корт ачылачак һәм диджейлар чыгыш ясаячак. Чарада фотографлар һәм видеографлар эшләячәк – катнашучыларга иң яхшы фоторәсемнәр өчен тәмле велосетлар бүләк ителәчәк.
Д.Санникова сөйләвенчә, велофест маршруты буенча 3 тукталыш планлаштырылган, алар барышында катнашучылар ял итә һәм ныгый алачак: «Казан» гаилә үзәге, «Ак Барс Арена» стадионы янында һәм Кремль яр буенда. Экскурсия үзе Казан радиостанциясенең 102,8 FM дулкынында туры эфирда узачак.
Велофестны уздыру хокук саклау органнары һәм шәһәрнең ЮХИДИ белән килештерелгән, дип ассызыклады Д.Санникова.