Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.04.2023, 11:53

13 нче апрельдә Казанның муниципаль мәдәният учреждениеләре җитәкчеләрен кадрлар резервына җыю башлана

Кандидатларга учреждениене үстерү концепциясен тәкъдим итәргә кирәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче апрель, Татьяна Марюхова). 13 нче апрельдә Казанның мәдәният өлкәсендәге җитәкче вазыйфаларга кадрлар резервына чакыру башлана. Кандидатларга учреждение – мәдәният үзәге, сәнгать мәктәбе, китапханә системасы яки концерт оешмасы үсеше концепциясен тәкъдим итәргә кирәк булачак. Шулай ук музей белгечләре һәм арт-менеджерлар эзләү бара. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, кандидатлар лидерлык сыйфатларына, иҗтимагый эшчәнлек һәм проект эшчәнлеге тәҗрибәсе, карар кабул итүдә абруе һәм алар өчен җаваплылык алу сәләтенә ия булырга тиеш. Идарә итү күнекмәләре, шулай ук командада эшләү, стратегик планлаштыру һәм партнерлар белән аралашу осталыгы аеруча бәяләнә. Шул исәптән югары белемле булу һәм билгеле бер квалификация таләпләренә туры килү кирәк.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров соңгы елларда мәдәният учреждениеләрен яңарту буенча зур эш алып барылуын билгеләп үтте. «Аларны заманча кыяфәткә китерәбез, шул исәптән реконструкцияләнә торган учреждениеләрдә эш шартлары да үзгәрә: стеналар гына яңарып калмыйча, эшчәнлекне киңәйтү өчен яңа мөмкинлекләр дә барлыкка килә. Казанда энергияле һәм амбицияле кешеләр күп, тормышын шәһәр белән бәйләргә әзер булганнарга шат булачакбыз», - диде ул.

Конкурс 3 этапта узачак: документларны кабул итү, бәяләү чараларын үткәрү, проектны презентацияләү һәм яклау.

Беренче этап кысаларында 13 нче апрельдән 16 нчы майга кадәр конкурсантлар оештыру комитетына мәдәният учреждениесен үстерү концепциясен һәм документациясен тапшырырга тиеш: гомуми күзаллау, эш принциплары һәм форматы, потенциаль аудитория, программа белән тутырылу, KZN.RU порталында Мәдәният идарәсе бүлегендә (идарәче кадрлар резервын формалаштыруга конкурс) урнаштырылган форма буенча презентация материаллары.

Шуннан соң оештыру комитеты дәгъвачының компетентлыгын билгеләячәк, ә инде өченче этапта проектларны конкурс комиссиясе алдында яклау узачак. Кадрлар резервының эксперт комиссиясе составына мәдәният эшлеклеләре, район администрацияләре башлыкларының социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, шәһәр Башкарма комитеты аппаратының Кадрлар сәясәте идарәсе җитәкчелеге, шулай ук Казан шәһәр Думасы депутатлары керәчәк.

Мәдәният идарәсе башлыгы искә төшергәнчә, нәкъ менә кадрлар резервы җиңүчеләре берничә яңартылган учреждение – «Мәскәү» мәдәният үзәге, Тимер юлчылар мәдәният йорты, шулай ук 11 нче балалар музыка мәктәбе җитәкчеләре булды.

«Алда булган һөнәри уңышларга карамастан, без бердәм командада эшләргә һәм Казанның мәдәният өлкәсен алга җибәрергә әзер булган амбицияле һәм кызыксынган кешеләрне эзлибез», – дип билгеләп үтте Азат Абзалов.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 03.04.2023
Видеорепортаж
03.04.2023 11:08
13 нче апрельдә муниципаль мәдәният учреждениеләре җитәкчеләрен кадрлар резервына кертү турында ачык конкурс старт ала
Барлык яңалыклар