В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акциядә теләгән һәркем катнаша ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче апрель). Татарстанның «Чиста булачак» экологик хәрәкәте санитар-экологик өмәләр сезонын ача. Беренче җыештыру 13-нче апрельдә Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге паркында узачак. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала.
Татарстан һәм Шәриф Камал урамнары киселешендә 12.00 сәгатьтә экоактивистлар очраша, дип хәбәр итә оештыручылар.
«Чиста булачак» ТР Экохәрәкәте 2015 елда оештырылган, 3 ел эчендә аңа 25 меңнән артык актив яшьләр кушылган.