Татарстанда зарарлануның барлыгы 182 очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче ноябрь). Татарстанда 184 яңа COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кайтучыларда, калганнары – контактлы. 50 кеше хастаханәгә озатылган, 132 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында – 127 Казан кешесе, 27 кеше – Яр Чаллыдан, 4-әр кеше – Лениногорск һәм Питрәч районнарыннан, 3 кеше – Актаныш, Бөгелмә һәм Спас районнарыннан, 2-шәр кеше – Яшел Үзән, Лаеш һәм Тукай районнарыннан, берәр кеше – Арча, Буа, Биектау, Алабуга һәм Сарман районнарыннан.
3-нче ноябрьгә Татарстанда 31 мең 326 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 25 мең 624 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 127 – узган тәүлектә. Барлыгы 1 млн 629 мең 703 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 25 мең 730 кеше), шуларның 1 млн 43 мең 687-се икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлектә 40 мең 443 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 8 млн 633 мең 643 кеше авырган, 7 млн 445 мең 438 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адресларыһәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.