Ял көннәрендә Татарстан Республикасында кар, юеш кар, буран һәм көчле җил көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар). 12 гыйнварда Казанда вакытлыча кар явачак. Төнлә шәһәрдә аязучан болытлы һава көтелә, көньяктан җил исәчәк, ә һава температурасы 11-13 градустан түбән төшмәячәк. Көндез явым-төшемсез, җил юнәлеше көньяк-көнчыгышка алмашачак, ә һава температурасы минус 6-8 градус тәшкил итәчәк.
Республиканың башка районнарында шимбә көнне шулай ук болытлы һава, төнлә аязучан болытлы һава көтелә. Вакыты белән кар, көндез көньяк районнарда юеш кар явачак. Урыны белән буран көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын, көндез урыны белән көчле, төнлә һава температурасы 10-15 градуска кадәр, аязган вакытта 19 градуска кадәр төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә минус 3-8 градус булачак.
Якшәмбе көнне, 13 гыйнварда, Татарстанда болытлы һава көтелә, җил көньяк-көнбатыштан талгын, көнчыгышта секундына 15 метрга кадәр көчле җил, күпчелек районнарда кар, көнчыгыштан урыны белән юеш кар, аерым урыннарда буран көтелә. Температура күрсәткечләре шимбә көнге кебек, дип хәбәр итәләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә. Синоптиклар Татарстан йөртүчеләренә юлларда бозлавык турында кисәтә.