Бөтен республика буенча 45 командадан 300-дән артык спортчы 7 авырлык категориясе буенча иң яхшылары исеменә көрәшәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь). 12-нче октябрьдә Казанда “Ак Барс” көрәш сараенда көрәш буенча республика ярышлары башлана. Бөтен республика буенча 45 командадан 300-дән артык спортчы 7 авырлык категориясе буенча иң яхшылары исеменә көрәшәчәк (60 кг, 70 кг, 80 кг, 90 кг, 100 кг, 130 кг, 130 кг-нан зуррак авырлыктагылар).
12-нче октябрь көнне 11.00 сәгатьтә ярышларны тантаналы рәвештә ачачаклар, 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр бу көнне ярышлар башлана. 13-нче октябрь көнне ярышлар дәвам итәчәк, соңыннан ярымфинал һәм финал көрәшләре була, җиңүчеләр билгеләнәчәк. Бүләкләү һәм ярышларның тантаналы ябылышы 13-нче октябрь көнне 13.00 сәгатьтә була, дип хәбәр итә ТР Көрәш федерациясе.