В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Бүген төнлә һава температурасы минус 2-4 градус тәшкил итәчәк. Көндез нульдән минус 2 градуска кадәр салкын көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
Татарстан буенча шулай ук бераз кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы минус 1-дән минус 6 градуска кадәр тирбәлә, пәнҗешәмбе көндез +1-дән минус 4 градуска кадәр булачак. Урыны белән юлларда бозлавык булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.