В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлек эчендә республикада COVID-19 белән авырган 11 кеше савыккан
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 22 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе – читтән кайтучыларда, калганнары контактлы. Ике кеше хастаханәгә озатылган, 20 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 2 кеше, 12 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге, 4 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 2 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 1 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр.
Авыручылар арасында 12 кеше – Казанда, икешәр кеше – Зеленодольск һәм Лаеш районнарында, берәр кеше Арча, Бөгелмә, Буа, Биектау, Лениногорск һәм Саба районнарында яши.
29-нчы сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда COVID-19-ның 7205 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 6065 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 11-е соңгы тәүлек эчендә.
Федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, Россиядә тәүлеккә короновирус белән авыруның 8232 яңа очрагы ачыкланган. Илдә барлыгы 1 млн 167 мең 805 кеше авырган, 952 мең 399 кеше сәламәтләнгән, 20 мең 545 кеше үлгән.