Электр уты берничә сәгатькә генә бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь). 12-нче июньдә Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында электр утын вакытлыча сүндерәчәкләр.
Авиатөзелеш районының Щербаково бистәсендә Березовая, Газ, Ольховая, Кадыш, Молодежная, Обочная, Рабочая, Садовая урамнары буенча 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ут булмаячак.
Шул ук вакытта Яңа Савин районында электр утын түбәндәге адреслар буенча сүндерәчәкләр: Гагарин ур., 65А, 67, 69, 71, 73, Восстание ур., 8а, Короленко ур., 85а, Октябрь ур., 10, 12, 14.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.