В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Су 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь). 12 декабрьдә Казанның Идел буе районының берничә йортында су булмаячак. Бу “Мирный” суалгычындагы коллекторга яңа борауланган скважиналар тоташтыру эшләре белән бәйле.
9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр Казанская Усадьба, Кояшлы, Мирный, Петровский бистәләрендә, шулай ук “Динамо” базасында су бетеп торачак.
Су тутырылган автоцистерналар кабул ителгән гаризалар буенча урнаштырылачак.
“Водоканал” МУП тудырылган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм кирәкле су запасларын алдан кайгыртырга киңәш итә.