ТР башкаласында яшәүчеләр телескоп ярдәмендә Венера һәм Меркурийны күзәтәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Чараны «Антарес» астрономия түгәрәге үткәрә, керү ирекле – 19:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр.
Исегезгә төшерәбез, «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы 25 нче марттан үз эшен яңартты. Ташламалар һәм мәйданчыкка керү кагыйдәләре турында тулырак сылтама буенча белергә мөмкин, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.