Программаларны гамәлгә ашыру өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 894 млн сумнан артык акча җәлеп ителгән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нче февраль, Алена Мирошниченко). 2020 ел нәтиҗәләре буенча 1185 Казан гаиләсе торак шартларын яхшырткан. Барлык профильле программаларны гамәлгә ашыру өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 894 млн сумнан артык акча җәлеп ителгән. Бу хакта хисап барышында Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаровка Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов хәбәр итте.
«Казанда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» максатчан программасына 31 млн сум бүлеп бирелгән. Шуның ярдәмендә 2020 елда 23 яшь гаилә торак сатып алуга социаль түләүләр алган. Соңгы 5 елда 146 гаилә торак шартларын яхшырткан, дип хәбәр итте Ренат Шәмсетдинов.
5 һәм аннан күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшырту программасын гамәлгә ашыру да дәвам итә. Аңа акча республика бюджетыннан бирелә. Узган ел 4 күп балалы гаилә 20 млн. сумнан артык суммага сертификатлар хисабына торак шартларын яхшырткан, дип хәбәр итте Р.Шәмсетдинов.
Шулай ук Татарстанда 2005 елдан бирле социаль ипотека республика программасы гамәлдә. 15 ел эчендә 30 меңнән артык Казан гаиләсе яңа торак сатып ала алган. 2020 елда мондый мөмкинлектән 814 гаилә файдаланган. Быел программа кысаларында «Салават күпере» микрорайонында торак йортлар төзү дәвам итәчәк, дип өстәде спикер.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, узган ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов программаны киңәйтү турында карар кабул итте. Анда хәзер программаны финанслаучы бюджет хезмәткәрләре һәм предприятиеләр хезмәткәрләре генә түгел, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләр дә катнаша ала. Әйтик, сентябрьдән учетка 137 гаилә кабул ителгән, шуларның 45-е инде фатирлар сатып алган.
Моннан тыш, 2020 елда «Шәһәрлеләргә торак» программасы кысаларында Ютазы урамындагы «Муниципаль торак программалары дирекциясе» муниципаль унитар предприятиесе төзегән йортларда 36 фатир сатылган, дип хәбәр итте Р.Шәмсетдинов.
Хәзер коммуналь фатирларда һәм блок тибындагы бүлмәләрдә яшәүче аз керемле гражданнар да торак шартларын яхшырта ала. Социаль наем шартнамәсе буенча бина 12 гаиләгә бүлеп бирелгән, дип сөйләде спикер.
Торак сәясәте идарәсе эшенең аерым юнәлеше – юллар төзүгә бәйле рәвештә җир кишәрлекләрен сатып алу юлы белән тартып алу. Шулай итеп, Зур Казан боҗрасын төзү өчен бүлекчә 91 җир участогын һәм аларда урнашкан гражданнар милкендә булган күчемсез милек объектларын ала. Милекнең сатып алу бәясен түләүгә һәм зыянны каплауга 486 млн сумнан артык акча җибәрелгән.