Субсидияләрнең гомуми суммасы якынча 17 млн. сум тәшкил иткән.
Фото: Денис Гордийко
Субсидия алган шәһәрлеләр кием-салымнарны ремонтлау һәм тегү, зәркән эшләнмәләрен ремонтлау, чәчтараш хезмәте, ландшафт дизайны, кәрәзле телефоннарны ремонтлау, төзелеш эшчәнлеге, яшелчә үстерү, һава декоры студиясе һәм башка юнәлешләр буенча эшмәкәрлек эше оештырганнар.
Исегезгә төшерәбез, Казанда эшсез гражданнар өчен үзмәшгульлек буенча программа эшли. Анда катнашу өчен Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә һәм КФУ базасында укулар узарга кирәк. Шуннан соң программада катнашучылар бизнес-план язалар һәм аны яклыйлар, соңыннан үз эшләрен башлап җибәрүгә аларга 145 мең сум акча бүлеп бирелә.