Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.09.2024, 16:49

Казанда Россиянең 79 төбәгеннән 112 педагог «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» конкурсы финалына җыелды

Шәһәрнең кайбер урамнарында тематик билбордлар барлыкка килде

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык университетында «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы – 2024» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы башланды, ул илнең 79 төбәгеннән 112 укытучыны берләштерде.

Татарстан һәм Казанны 19 нчы гимназиянең татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова һәм 346 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Солтанова тәкъдим итә.

Бүген катнашучылар өчен халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе, экскурсияләр һәм мәдәни программа әзерләнде. Конкурс сынаулары «Адымнар» полилингваль комплексы һәм катнаш төрдәге 99 нчы балалар бакчасында узачак. Иң яхшы укытучыларның исемнәре шимбә көнне, 21 сентябрьдә билгеле булачак.

Мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, атна дәвамында шәһәр халкы һәм кунаклары конкурска багышланган сәламләү билбордларын күрә алачак. Алар түбәндәге участокларда урнашкан:

Мәүлетов урамындагы 2 нче йорт белән Танк урамы киселеше;

Дубравная урамы белән Җиңү проспекты 18Б йорт киселеше;

Җиңү проспектындагы 18г номерлы бина.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Казанның 41 нче мәктәбенең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина җиңү яулады. Нәкъ менә шуңа күрә ТР башкаласы финалны 2024 елда кабул итә.
Барлык яңалыклар