В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). 11 гыйнварда Казанның кайбер йорларында ут булмаячак. Ут шәһәрнең Вахитов, Киров һәм Совет районнарында бетеп торачак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут сүндерү планлаштырылган: Ватутин ур., 14, 17, 26, 33, 39, Вахитов тыкрыгы, 10, 12, 14, Яңа Вахитов ур., 11, 13, 14, 15, 20, Бертуган Петряевлар ур., 5, 7, Тимер Юл ур., 16, 18, 20, Яшел ур., 3, 4, 5, 6, 7.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Киров районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Актаныш ур., 1-34, Актаныш тыкрыгы, 1-8, Залесная ур., 16, 18, 20, 22, 24, 26, Ташлы ур., 1-15, Узорная ур., 15, 15а, 17, Узорный тыкрыгы, 3, 4, 5, 7, Хибин ур., 30, 36.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Минск ур., 26, 26а, 28, 30, Ю.Фучик ур., 1-38.
Моннан кала, электр уты Совет районындагы кайбер сәнәгать һәм административ биналарда да бетеп торачак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.