Бу электр тапшыру линияләрендәге пландагы техник эшләр белән бәйле, алар 7.00-дән 19.00-га кадәр барачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь). 11-нче октябрьдә Казанның ТЭЦ ур., 5 адресы буенча урнашкан ЮХИДИ теркәү бүлегендә транспорт чаралары вакытлыча теркәлмәячәк. Бу электр тапшыру линияләрендәге пландагы техник эшләр белән бәйле, алар 7.00-дән 19.00-га кадәр барачак.
Гражданнар үзләренең автомототранспорт чараларын Оренбург тракты буенча урнашкан 5-нче йорттагы теркәү бүлегендә, шулай ук шәһәрнең автосалоннарында терки ала.
Дәүләт автоинспекциясе искәртеп узганча, дәүләт хезмәтләре порталында автотранспорт чараларын теркәгәндә һәм яңадан теркәгәндә, машина йөртү таныклыгын алыштырганда һәм алганда, вакытны янга калдырырга ярдәм итә торган процедуралар бар. Моннан тыш, биредә дәүләт пошлиналарын түләргә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны тикшерергә һәм түләргә, кирәкле гаризалар бланкларын алырга, белгечләргә кабул итүгә язылырга мөмкин.