Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.10.2020, 12:27

11 октябрьдә Татарстан башкаласында Казан марафоны старт ала

Йөгерешне үткәрү вакытында катнашучылар узачак маршрут буенча транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Татарстан башкаласында йөгерү сезоны 11-нче октябрьдә Казан марафоны белән тәмамланачак. Профессиональ спортчылар һәм һәвәскәрләр шәһәрнең төп истәлекле урыннары: Кабан күле, Меңьеллык паркы һәм Казан Кремле буйлап йөгерәчәкләр, дип сөйләде бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов.

Ярышлар Үзәк стадионда 7.00 сәгатьтә башлана. Өлкәннәргә 3 яки 10 чакрым озынлыкта ярыммарафон һәм марафон дистанцияләрен сайлап алырга тәкъдим ителә. Яшь атлетлар балалар ярышларында катнаша алачак. Стартларда һәркем катнаша ала, ярышлар төрле яшь төркемнәренә һәм әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән, дип ассызыклады спикер.

Казан марафонында катнашуга Россиянең танылган футболчысы Алексей Смертин да кушылачак. Футбол буенча Россия җыелма командасының элеккеге капитаны бөтен илдән меңләгән башка катнашучылар белән Казанның төп урамнары буйлап 42,2 чакрым йөгереп үтәчәк.

Чара программасында шулай ук төрле спорт клубларының «Талисманнар йөгереше», белем бирү лекторие һәм «Паста-пати» каралган.

«Санитар-эпидемиологик вәзгыять элеккечә бездән үз сәламәтлегебезгә дә, әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә дә игътибарлы һәм җаваплы карауны таләп итә. Шуңа күрә массакүләм ярышларга кергәндә стартта һәм финишта битлек белән үткәрү режимы оештырылачак. Әлеге чараларга аңлап каравыгызны сорыйбыз, - диде А.Салихов. - Турыдан-туры йөгерү вакытында битлекне салырга мөмкин булачак. Оештыручылар, үз чиратында, барлык катнашучыларның һәм тамашачыларның иминлеген тәэмин итү өчен барысын да эшләячәк».

«Йөгереш вакытында катнашучылар хәрәкәт итәчәк маршрут буенча транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк. Бу мәгълүматка игътибар итүегезне һәм шәһәр буенча хәрәкәт итү юлын алдан планлаштыруыгызны сорыйбыз», - диде Альберт Салихов.

Ташаяк урамы көн дәвамында ябык булачак. 6.00-дән 16.15-кә кадәр Кремль яр буенда, Меңьеллык мәйданында, Кремль дамбасында, шулай ук Батурин, Профсоюз (Чернышевский урамыннан алып Уң як Болак урамына кадәр) һәм Декабристлар урамында (Кремль дамбасыннан Сибгат Хәким урамына кадәр) хәрәкәт туктатыла.

Декабристлар урамы (Сибгат Хәким урамыннан Чистай урамына кадәр) 6.30-дан 11.30-га кадәр, Ибраһимов проспекты - 6.15-тән 10.30-га кадәр ябык булачак. Уң як Болак урамында хәрәкәт Муса Җәлил урамыннан Ташаяк урамына кадәр - 6.15 сәгатьтән 16.15 сәгатькә кадәр һәм Пушкин урамыннан Муса Җәлил урамына кадәр - 7.00 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр туктатылачак.

Шулай ук Сул як Болак урамында да хәрәкәт чикләнәчәк: Ташаяк урамыннан алып Таҗи Гыйззәт урамына кадәр 7.15 сәгатьтән 16.15 сәгатькә кадәр, Таҗи Гыйззәт урамыннан Татарстан урамына кадәр - 7.15 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр. 7.30-дан 11.00-гә кадәр Сәлимҗанов урамыннан узу мөмкин булмаячак. Петербург урамы һәм Айдинов урамы транспорт хәрәкәте өчен 7.45 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр ябылачак.

7.30 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр Сибгат Хәким урамында Декабристлар урамыннан Ф.Әмирхан проспектына кадәр, 8.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр - Ф.Әмирхан проспектыннан Чистай урамына кадәр хәрәкәт чикләнәчәк. «Ак Барс Арена» стадионы тирәли юл 8.05-тән 12.45-кә кадәр ябылачак.

8.15-тән 12.45-кә кадәр С.Хәким урамыннан «Миллениум» күперенә кадәр Ф.Әмирхан проспектын ябачаклар. Бу вакыт эчендә шулай ук «Миллениум» күпере ябылачак. Подлужная урамы 8.15-тән 16.00-гә кадәр автотранспорт хәрәкәте өчен ябык булачак.

Исегезгә төшерәбез, 10-нчы октябрьдә Казанда «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә Россиядә иң зур йөгерү бәйрәме - «Милләт кроссы» узачак. Анда 10 меңнән артык кеше катнашыр, дип көтелә.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 05.10.2020
Видеорепортаж
05.10.2020 13:23
Казанда «Милләтләр кроссы» һәм Казан марафоны узачак
Барлык яңалыклар